16+

"Сабакташларының канлы идәндә ятып калганнарын күргән укучылар моның белән ничек яшәргә тиеш?!"

К. Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин бүген 175 нче гимназиядә килеп чыккан фаҗигага карата фикерен җиткергән.

К. Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин бүген 175 нче гимназиядә килеп чыккан фаҗигага карата фикерен җиткергән.

"Авыр... Безгә... Читтән күзәтүчеләргә... Ә шул вакыйга үзәгендә кайнаучыларга?! Аларның якыннарына?! 

Бүген мәктәптән исән-имин кайткан балаларның ата-аналары Аллага шөкер, диде. Хәтта төрле тән җәрәхәтләре алган, яраланган балаларның  ата-аналары да Аллаһка мең рәхмәт укыды! Чөнки, мәхәббәт җимешләре исән! Чөнки, операциядән соң булса да, аларны коча алалар! Тормыш дәвам итә!!! Яралы тормыш булса да..!

Йөрәк әрни... Ышанасы килми... Мондый хәл бездә була алмас кайдадыр булган, ә бездә юк! 

Булмас! Булды шул... Интернетта чыккан һәр яңа мәгълүмат туры йөрәккә кадалды...

Кемнедер сүгү; кемдер җиренә җиткереп эшләмәгән, кемдер вакытында күрә алмаган диюләр; нигә болай булды соң дип сыкранулар урынсыздыр бүген..! Фаҗигага барып җиткәч кенә, очкычларны, корабларны, җәмәгать урыннарын тикшерә башлыйбыз. Менә! Бу исемлектә бүгеннән мәктәпләр дә кабат өстәле. 

Әйе! Дәүләтне тиргәүчеләр дә активлашачак! Тик шуны онытабыз! Без барыбыз да ВАЕМСЫЗ!!! Бер-беребезне күрмибез, ишетмибез. Әллә теләмибез...

Теге хәшәрәтне искә дә аласым килми... Ләгънәт төшкере!!! 

Тилергән кеше...кеше түгел... Кем дип атарга соң? Хайван дип тә әйтеп булмый бит... Хайван мондыйга бармас иде... Тилергән иблис атып чыгарган "тиле" ядрәләр тарафыннан гомерләре өзелгән балаларның газиз әти-әниләре; шул сыйныфта булган, сабакташларының канлы идәндә ятып калганнарын күргән укучылар, моның белән ничек яшәргә тиеш?! Ниндидер бер маңка аркасында бит!!! Кем булуына карамастан, аның да әти-әнисе бар бит!!! Алар ничек яшәргә тиеш бу авыр йөк белән?

Сораулар күп! Җаваплар аз! Сабырлык кына җитсен..! Аллаһ ярдәменнән ташламасын!", - дип язган Рөстәм. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading