16+

Сабан туе кайсы районда кайчан булачак?

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда республикада Сабантуй бәйрәмен уздыру турында карарны имзалады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда республикада Сабантуй бәйрәмен уздыру турында карарны имзалады.

Әлеге документ төбәкнең хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Башинформ».

Документта әйтелгәнчә, кыр бәйрәмен беренчеләрдән булып Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында 27 майда ук уздырачаклар.

3 июньдә Сабантуй Архангел, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында була.

10 июньдә Сабантуй Авыргазы, Баймак, Балакатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещенский, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зиянчура, Илеш, Караидел, Кызыл Кама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында уза.

11 июньдә кыр бәйрәмен Шаран һәм Яңавыл районнарында уздырачаклар.

17 июньдә Сабантуйны Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы, Стәрлебаш районнарында бәйрәм итәләр.

24 июньдә Сабантуй Межгорьеда була.

Сабантуйны иң соңгы булып, 1 июльдә Иглин һәм Балтач районнарында уздыра.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading