16+

Сабан туенда махсус операциядә катнашучы егетләрне искә алдылар

Авыл Сабантуйлары шәһәрнекеннән аерылып тора. Анда башка төрле атмосфера: самимилек, җылы мөгалләмә, очрашулар, дустанә аралашу, елмаю, көлү, шат авазлар.

Авыл Сабантуйлары шәһәрнекеннән аерылып тора. Анда башка төрле атмосфера: самимилек, җылы мөгалләмә, очрашулар, дустанә аралашу, елмаю, көлү, шат авазлар.

Авыл Сабантуйлары күңел ачу чарасы гына түгел, ә ерактагы туганнарның, дусларның, якташларның елга бер җыелып очрашу, аралашу, хәл-әхвәл белешү урыны да. Шундый Сабантуе Мулланур Вахитов авылында булып узды. Көтеп алган Сабантуйга Вахит авылыннан гына түгел, тирә-як авыллардан да дуслар-туганнар җыелган иде. Аның үткәрү урыны да авыл халкы өчен кадерле, изге урын - Фәйзрахман чишмәсе янында.  Килгән кунакларны да ипи, чәк-чәк белән каршы алды Вахитлылар.

Сабан туе бәйрәмен ачып районыбыз имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин хәер-фатихасын бирде, үтемле вәгазь укып, илебезгә, туган җиребезгә, гаиләләребезгә имин тормыш теләде. Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, Югары Ослан Башкарма комитеты җитәкчесе Максим Черменский, иганәче Восток-16 оешмасы җитәкчесе Наил әфәнде мәйданга җыелган халыкны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Вахит авылы җирлеге үзенең халкы белән горурлана ала, анда эшчән, тырыш, тату халык яши. Сабантуй барышында озак еллар тигезлектә яшәгән гаиләләрне котлап киттеләр. Алар Корбан һәм Асия Салимуллиннар, Нурулла белән Җәвидә Исламовлар, Әмир һәм Нина  Альмухаметовлар, Зөфәр һәм Рузиля Насыйровлар, Марат һәм Флера Фәйзуллиннар. Быел Вахит авыл җирлегендә Мамаковлар, Трофимовлар, Закировлар гаиләләре барлыкка килгән, аларны да онытмадылар, сәхнәгә чакырып котладылар.  Мөхетдиновлар, Халиковлар гаиләләре яңа туган сабыйлары хөрмәтенә котлаулар кабул иттеләр, бүләкләр алдылар. Бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан җирле оешмасы рәисе Давлетшина Гөлгенә Искәндәр кызы тапшырды. Үзенең котлавында 2024 елның гаилә елы булуын ассызыклап үтте, балалар тәрбияләү, олыларны хөрмәтләү турындагы чыгышы һәрбер кешенең күңеленә үтеп керде, шигырьләрен, җырларын бүләк итте. Шулай ук 85 яше тулган Җиһаншина Миңсылу апаны, 75не тутырган Салимуллина Асия апаны Югары Ослан муниципаль районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Минхаҗева Әлфия Корбангали кызы котлап, традиция буенча татар яулыклары бүләк итте.

Чараның иң моңсу да, күңелләрне айкап, күзләргә яшь китергән мәле – ул махсус операциядә катнашучы егетләрне искә төшерү булды. Вакытсыз гомерләре өзелгән авылдашларын һәрвакыт хәтердә тотуларын ассызыклап үттеләр. Бугенге көндә яуда булганнарга исән-сау кайтуларын теләп, гаиләләренә сабырлык теләделәр. Вакытлыча ялга кайткан МХОда катнашучы авылдашларын изге теләкләр теләп озатып калдылар Вахитлылар.    

 Үзәк мәйданда Сабантуеның традицион уеннарына олылар да, балалар да бик теләп катнашты. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, бүләкләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, баганага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу төп уеннар.

Ә милли көрәш – ата-бабалар йоласы, борынгыдан безнең көннәргә килеп җиткән мирас ул. Күпме гомерләр үтеп, заманалар нинди генә яңа уен-тамашалар өстәмәсен, Сабантуй мәйданының күрке булып батыр көрәшчеләр тора. Быелгы Сабантуйның абсолют батыры - Ильнар Халиков.  Бәйрәмгә җыелган авылдашларга, кунакларга үзләренең биюләрен, моңлы җырларын районыбызның үзешчән башкаручылары, биючеләре, Алтын Ай группасы бүләк итте.

Ә бәйрәмне яңгыр яуса да, техник каршылыклар килеп чыкса да, югалып калмыйча  күңелле, хисле итеп алып баручы Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар алып баручысы Хәсәнов Фәннүр Сәгыйть улына Сабантуй кунаклары аеруча рәхмәтле.

Чыннан да, Вахит авылы Сабантуе бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган, җыр-моңга, уен-көлкегә, бүләкләргә бай Сабантуй булды ул. Халкы өчен янып-көеп яшәүче җитәкчеләр, бәйрәмне оештыручы Яңа Юл, Бакча Сарай, Вахит авыллары мәдәният хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы күп көчләрен керткәннәр.

 Бер-берсенә исәнлек-саулык, эшләрендә яңа уңышлар теләп, икенче елга да Фәйзрахман чишмәсе янында очрашырга сүз куешып таралды халык Сабантуйдан.

Чыганак: Волжская Новь

Фәйзрахман чишмәсе Сабантуйга җыйды халыкны

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading