16+

Сабантуйлары инде башланды (+фото)

Бу атна азагына авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлары гөрләячәк.

Бу атна азагына авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлары гөрләячәк.

Хәер, әлеге милли бәйрәмне үткәрү репетициясен уздырган авыллар да бар. Әйтик, Яшел Үзән районының Норлат авылында кичә балалар өчен Сабан туе булды. Авылда бу бәйрәм беренче генә ел уздырылмый, ул матур бер традициягә әйләнеп бара. Быел бәйрәмнең иганәчесе - Норлат авылы эшмәкәре Фәрит Зыятдинов. Ул балаларны бүләкләр белән тәэмин иткән. Ат чабышлары, көрәш булмаса да, балалар велосипедларда ярышты, концерт әзерләгәннәр иде, сигез килолы гер дә күтәрделәр, җирдән күтәрелү буенча да ярыштылар. Балалар рәхәтләнеп атта йөрде. Хәер, зурраклар арасында да: "55 яшемә җитеп, беренче тапкыр ат арбасына утырдым", - диючеләр булды. Чын Сабантуй исә Норлатта 6 июньдә узачак. Чарадан күренешләр фоторепортажда: (Эльвира Мозаффар фотолары)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading