16+

Сабыен көчләгән атаның эше янәдән тикшереләчәк

Сабый баласын көчләүдә шикләнелгән ир-атның эше янәдән каралачак.

Сабый баласын көчләүдә шикләнелгән ир-атның эше янәдән каралачак.

Татарстаннның Югары суды Бөгелмәдә яшәүче кешенең яшь ярымлык сабый баласына карата җенси якынлык кылуда аклап чыгарылган суд карарын гамәлдән чыгарды. Әлеге хәбәрне судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу тетрәндергеч хәл турында без хәбәр иткән идек.

Мәгьлүм булганча, 27 яшьлек ир-ат яшь ярымлык сабыен карап кала. хатыны бу вакытта эштә була. Сабыйның канлы җәрәхәт алуы хакында хатынына ул үзе шалтыратып әйтә. Баланы хастаханәгә алып китәләр, аңа медицина тикшерүе үткәргән педиатр сүзләренә караганда, балага карата җенси якынлык кылынган. Ир-ат үзенең гаебен таный, тиз арада хокук сакчылары тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Сорау алу вакытында сабыйның атасы хатыным белән талашкан идем, шуңа бу "коточкыч" адымга бардым, ди.

Әмма тора-бара баланың әни-әнисе көч куллану фактын инкарь итә башлый, янәсе, кызчыкка җәрәхәт подгузник алыштырганда ялгыш ясалган.
Бөгелмә суды да ир-атның гаебен танымый һәм аклау карарын чыгара.
Әлеге хәл социаль челтәрләрдә шактый гауга куптарган, шул ата-анага төрле яклардан хатлар килгән.
Татарстан прокуратурасы суд чыгарган карарга каршы шикаять белдергән. Хәзер бу җинаять эше Бөгелмә шәһәр судында яңа составта каралачак.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading