16+

Сабый үлемендә кем гаепле?

Баланың үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды.

Баланың үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды.

2022 елның 24 апрелендә Яңа Чишмә авылында склад территориясендә уйнап йөрүче 7 яшьлек малай өстенә ашламалар салынган 1000 килограммлы капчык төшкән. Алынган тән җәрәхәтләреннән малай урында ук вафат була. 
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. 
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading