16+

Сабыйлар, төзүче абыйлар килгәнен көтегез!

Казанда 2012-2018 еллар эчендә 135 мәктәп һәм 33 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән.

Сабыйлар, төзүче абыйлар килгәнен көтегез!

Казанда 2012-2018 еллар эчендә 135 мәктәп һәм 33 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелгән.

– Балалар бакчаларының биналары төзекләндерелә, ләкин уен мәйданчыклары калып килә иде. Татарстан Президентына аерым рәхмәт! Быел уен мәйданчыклары да колачланды, – диде мэр Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Бу эшләр өчен өстәмә рәвештә 316,8 миллион сум акча тотылган. Аның 169,6 миллионы – республика, ә 147,2 миллионы муниципаль берәмлек бюджетыннан.

Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов ышандырганча, алданрак капиталь ремонт үткәрелгән балалар бакчаларының да уен мәйданчыклары акрынлап төзекләндереләчәк.

– Төзүчеләр балалар бакчаларында төзекләндерү булмаган мәйданчыкларга барып җитәчәк. Балалар бакчаларында тышкы территорияне яңарту инде 2019 елның программасына ук кертелде, – диде ул.
Казанда 2008 елдан башлап күп фатирлы 2717 йорт капиталь ремонтланган, нәтиҗәдә 544 мең казанлы торак шартларын яхшырткан. Башкалада быел программага 286 йорт алынган. Юдино бистәсенә 100 ел тулу бистәдә яшәүчеләргә бәйрәм рухы белән беррәттән «коммуналь сөенеч» тә китерде.
– Татарстан Президенты программадагы исемлеккә тагын Юдино бистәсендәге күп фатирлы 27 йортны өстәде. Исемлектәге барлык йортларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 2,1 миллиард сум күчерелде. Йортларда төзекләндерү эшләре инде 85,95 процентка башкарылды. Барлык эшләр 1 декабрьгә тулысынча тәмамланырга тиеш, – диде Дмитрий Анисимов. – Киләсе елгы программага күп фатирлы 396 йорт кертелде.

Элеккеге тулай торакларга да комплекслы төзекләндерү бара. Быел шундый 13 бина яңартылган. Казанда әле тагын 174 элеккеге тулай торак төзекләндереләчәк.
Башкалада 2013-2018 елларда үсмерләрнең 26 клубы капиталь ремонтланган. Тагын шул сандагы клуб чират көтә.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading