16+

«Шаян»да үзгәреш җиле

«Шаян ТВ» 5 еллык юбилее уңаеннан «Шаян»да үзгәреш җиле» концертын әзерли.

«Шаян ТВ» 5 еллык юбилее уңаеннан «Шаян»да үзгәреш җиле» концертын әзерли.

Гел хәрәкәттә, гел үзгәрештә булган беренче балалар каналына шушындый форматтагы концерт уздыру идеясен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганива тәкъдим иткән.Тамаша Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында 26 ноябрьдә узачак. 

-    Безнең өчен бу ел бик шатлыклы. Безгә - биш яшь. Биш ел ул бик күп тә, бик үк күп тә түгел төсле. Әмма без шушы еллар дәвамында бик матур эшчәнлек күрсәттек. Инде 5 ел «Шаян» балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөньясына берсеннән-берсе шәп һәм файдалы проектлар тәкъдим итә, - ди каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова.

Венера Ганиева үзенең «Шаян ТВ»дагы хисапсыз проектларның шаһите булуын әйтте. Ул еш кына жюри составында утыра.

-    Карап-карап тордым да, «Шаян»ның балалары «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале сәхнәсенә менәр өчен үсеп җиттеләр дигән фикергә килдем. Шулай итеп, «Шаян»да үзгәреш җиле» идеясе туды, – ди Венера Ганиева.

Концертта дуэтларның берсе дә Венера Ганиева катнашында булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading