16+

Сак булыгыз: һава торышы бозыла!

Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразларына караганда, 31 март кичендә һәм 1 апрель көнне төнлә белән республикада көчле җил, кар, буран, көтелә.
 ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә көчле җил вакытында саклык турында искә төшерә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразларына караганда, бу ялларда республикада көчле җил, буран көтелә. 1 апрель көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 17-22 м/ска чаклы (Казанда 20 м/с ка кадәр) көчле көньяк-көнбатыш җил исүе көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ Татарстанда машина йөртүчеләргә һава торышы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

Һава торышы начар булганда машина йөртүчеләр чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Тизлекне арттырмаска, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгып узганда аеруча сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерү мөһим.

Һава торышының начар булуы җәялеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар фәкать җәяүлеләр сукмагыннан гына юл аша чыгарга тиеш. Туктап калып, транспорт чараларының үзен уздырырга әзер булуына инангач кына җәяүле сукмагына керергә ярый. Юл аша баланы җитәкләп чыгу мәҗбүри. Балалар киемендә “яктырткыч” элементлар булдыруны аерым игътибар үзәгенә алу шарт, дип кисәтә ЮХИДИ

Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны, мөмкинлеккә карап, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта 8(843)5333888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading