16+

Сак булыгыз: кар һәм буран көтелә

Мондый шартларда юлларда сак булу сорала.

Сак булыгыз: кар һәм буран көтелә

Мондый шартларда юлларда сак булу сорала.

10 гыйнварда Татарстан территориясендә кар явуы һәм буран чыгуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәюен фаразлый, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә, дип яза Татар-информ

Әлбәттә, мондый шартларда юлларда сак булу сорала. ТР дәүләтавтоинспекциясе ихтыяҗ булмаганда юлларга чыкмаска киңәш итә. Штаттан тыш ситуациядә калган очракта 8(843)5333888 номеры буенча ярдәм телефонына шалтыратырга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading