16+

Салават 1 гыйнвардан бирле авырый...

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмдагы сәхифәсендә 1 гыйнвардан авырый башлавы турында хәбәр итә.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инстаграмдагы сәхифәсендә 1 гыйнвардан авырый башлавы турында хәбәр итә.

Видеода җырчы иммунитет күтәрү өчен имбир, лимон, суган, сарымсак, берничә төрле бал, җир җиләге, кара һәм кызыл карлыгын, җир җиләге, сырганак, мүк җиләге кулланырга киңәш итә. Җиләк-җимештән тыш, Салават Зәкиевичның өстәлендә ни генә юк?!

«Мөмкинлегегез булса, менә шуларны кулланыгыз. Менә шушы җиләк-җимеш белән яшәп була. Барыгызга да тазалык-саулык телим. Чирләмәгез!» — ди җырчы язылучыларына.

Җырчыга бу җиләкләрне кайнатып витаминын бетермәскә, ә морс ясап яки җиләкләрне төеп, бераз бал һәм кайнар су салып эчәргә киңәш иткәннәр.

«Сез безнең фәрештәбез, фәрештәләргә чирләргә ярамый! Сез давыл!»;

«Кит аннан, бу чаклы витамин ашап, чиргә бирешеп торалармыни?»;

«Биш грамм»;

«Витаминнарны авырганчы ашый башларга кирәк шул», — дигән комментарийлар да бар.

Инстачылар яраткан җырчыларының тизрәк савыгуын теләп комментарийлар күп калдырган.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    САЛАВАТ АВЫРЫЙ,э хэзер кем авырмый,яше карты , ходай кушса терелер Аллабоерса,кемгэдер фэрештэ, Салават фэрештэ тугел,беребездэ фэрештэ тугел,..

    Мөһим

    loading