16+

Салават Фәтхетдиновның элеккеге биючесе шаккатмалы бәрәңге үстергән

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов төркемендә төрле биюләр биеп тамашачыларны шаккаттырган Рәсимә Мөхәммәтшина-Хәйбуллина быел үзе дә шок хәлен кичергән. 

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов төркемендә төрле биюләр биеп тамашачыларны шаккаттырган Рәсимә Мөхәммәтшина-Хәйбуллина быел үзе дә шок хәлен кичергән. 

Зур Шилнәдәге бакчаларында ул гаиләсе белән бергә бер литрлы банка зурлыгында бәрәңге үстергән, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. 

– Без тавык йомыркасыннан да зур бәрәңге гомеребездә алганыбыз юк иде. Быел 14 апрельдә өйдә үргән бәрәңгеләрне ике кечкенә участокка утырттык. Җиргә бернинди ашлама да кертмәдек. Фәкать барган саен скважинадан салкын су сиптек. Колорадо коңгызы да булмады. Мин уңыш алырга өметләнмәгән дә идем. Бер көннне үзем кыяр, помидор тозлаганда Дамирга бәрәңгене алып кара дигән идем.  

Ул алган... Шундый зур бәрәңгеләр чыккан. Ирем аларны өеп куйган да миңа ирония белән: «Бәрәңгене кара», – ди. Мин мондый эре бәрәңге булуына башта ышанмадым, берара шок кичердем.  Фотоларын җибәргәч бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз шаккатты. Орлык сорый башладылар. Нинди сорт икәнен дә белмибез. Дамир: «Көз көне Мари бәрәңгесе дә алган идем, Тукай районыннан да бирделәр», – диде. 

Бу атнада авылга кайтам. Бөтен туганнарга күчтәнәчкә берәр бәрәңге бирермен дип торам, – ди Рәсимә Хәйбуллина. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading