16+

Салават коронавирус аркасында әтәчен күралмас дәрәҗәгә җиткән

Салават инстадусларына дошманына әверелгән әтәчен күрсәтте.

Салават инстадусларына дошманына әверелгән әтәчен күрсәтте.

Баксаң, ул аны коронавирус аркасында, күралмас дәрәҗәгә җиткән икән. 
- Шундый матур Кытай әтәче иде. Бәләкәй генә, шулчакны ярата идем, коронавирус чыкканчы. Хәзер күрәсем дә килми. Бар, чык моннан үз урыныңа, бар урыныңа..., - дип әлеге дошман әтәчен җырчы орыша-орыша кетәклеккә куалый. 

Җырчы шул рәвешле үзизоляциядә утыручыларның күңелләрен күрәсе килгәндер инде. Аның әлеге гамәлен инстадуслары да аңлап алганнар. Күпсанлы комментарийлар да шул хакта сөйли:

«Ярар,орышмагыз инде, ул гаепле түгел бит инде. Бик матур әтәч, күз тимәсен инде»; 

 «Үтерәсез Салават абый, көлдереп»;

«Салават абый ул әтәч вирус башланганчы, кайтып калдымы сон?»- дип сораучылар да табылган. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading