16+

«Салават күпере»ндә янәдән өй туе!

Казанда "Салават күпере" микрорайонындагы тагын бер йорт файдалануга тапшырылды. Наил Йосыпов урамы буенча урнашкан 9 нчы йорт 8 нче микрорайонга кергән.

Казанда "Салават күпере" микрорайонындагы тагын бер йорт файдалануга тапшырылды. Наил Йосыпов урамы буенча урнашкан 9 нчы йорт 8 нче микрорайонга кергән.

340 фатирлы 18 катлы бу йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

“Салават күпере”ндә әледән-әле өй туйлары уздырыла. Быел әлеге микрорайонда өч йорт тапшырылган, тагын җиде йорт кулланылышка кертелергә тиеш. Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма ди⁠ректоры урынбасары Владимир Никифоров әйтүенчә, микрорайонда үсеп чыгучы йортларны, ишегалларын ямьләндерү буенча эшләр елдан-ел камилләшә.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы дәвам иттерелүен билгеләп узга. Бу йортта да андый балаларга фатир бирелүен әйткән.
Ятимә кыз Зөһрә Фәгыйзова бу йортка ире һәм ике айлык кызы белән күченергә ниятли.
- Һәркемнең бу тормышта уңайлы торакта яшисе килә. Бүген хыялыгыз тормышка ашты, – дигән Алсу Әсәдуллина.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак төзелешен үстерү бүлеге башлыгы Рөстәм Маннанов бу йортның яңа 8 нче микрорайонда “беренче карлыгач” булуын искәрткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading