16+

«Салават күпере»ндә яшәүчеләрнең саны арта

Бүген «Салават күпере» микрорайонында ике яңа йорт кулланышка тапшырылды. Наил Йосыпов урамында урнашкан 11 һәм 13нче йортлар 340 фатирга исәпләнгән, дип хәбәр итә Президент каршындагы дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт бүлеге.

Бүген «Салават күпере» микрорайонында ике яңа йорт кулланышка тапшырылды. Наил Йосыпов урамында урнашкан 11 һәм 13нче йортлар 340 фатирга исәпләнгән, дип хәбәр итә Президент каршындагы дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт бүлеге.

Яңа йортларда ­социаль ипотека программасында катнашучылар, грант алган табиблар, сугыш ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар яшәячәк.  

И сегезгә төшерәбез: «Салават күпере»нең икенче чираты (7, 8 квартал) 2924 фатирлы 10 йорттан гыйбарәт. 8нче кварталдагы 8 йорт 60 процентка әзер дияргә була. Аларны ел ахырына кадәр тапшырыр­лар дип көтелә.

Төзелеш эскизы буенча, микрорайонның өч чираты 25441 фатирга исәпләнгән 94 йорттан тора. Беренче чираттагы 19 йортта инде яши башлаганнар. 2019 елда 14 йорт тапшырылачак. Моннан тыш, хәзерге вакытта районның 4, 5, 6 кварталлары төзелеше эскизы эшләнә. Бу эшкә Торак фонды Иннополис шәһәрендә узган I Россия яшьләр архитектурасы конкурсы җиңүчеләрен җәлеп иткән. Мәскәү архитекторы Надежда Коренева, Мәскәүнең «Горожане» архитектура төркеме, Санкт-Петербург­ның «Футура Архитекст» архитектура остаханәсе белән проектлау турында килешүләр төзелгән.

Ел башыннан алып исәпләгәндә, республика буенча Торак фонды 159,8 мең кв метр мәйданда 2945 фатирлы 109 йортны кулланышка тапшырган. Социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле эшләп килә. Программа буенча анда катнашучылар фатирны аның бәясен вак­лап түләү шарты белән ала, ул 28,5 елга кадәр сузылырга мөмкин. Түләү шартлары беренчел кертемнән, эш стажыннан тора. Бала туган очракта, 200 мең сум күләмендә компенсация бирелә, ягъни фатирның бәясе шуның кадәр суммага кими.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading