16+

Фатирыгыз җылы булмаса, шалтыратыгыз!

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылылык бирү буенча сораулары булганнар өчен кайнар линия ача, дип яза ведомствоның матбугат хезмәте.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылылык бирү буенча сораулары булганнар өчен кайнар линия ача, дип яза ведомствоның матбугат хезмәте.

Кайнар элемтә телефоны: +7 (843) 231-14-10.

Республиканың Актаныш, Апас, Мөслим һәм Мамадыш районнары социаль учреждениеләргә җылылыкны инде җибәргән.

Җылыту сезоны биш көн дәвамында уртача температура 8 градус яки түбәнрәк булган очракта башланырга тиеш. Гражданнардан килгән гариза буенча җылылык иртәрәк тә бирелергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X