16+

Самолетка кайтарылмый торган билетлар алган очракта 5 килограмм түләүсез йөк алырга рөхсәт ителә

Россия Транспорт министрлыгы самолетта кайтарылмый торган билетлар өчен 5 килограмм түләүсез йөк алырга рөхсәт итә, дип яза Татар-информ ТАСС агентлыгына сылтама белән.

Россия Транспорт министрлыгы самолетта кайтарылмый торган билетлар өчен 5 килограмм түләүсез йөк алырга рөхсәт итә, дип яза Татар-информ ТАСС агентлыгына сылтама белән.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,хәзер самолетка үзең белән алырга мөмкин булган әйберләр исемлеге арткан. Анда хатын-кыз сумкалары, ир-ат портфельләре, өске киеме, бала ризыгы, коляска, чәчәк бәйләме, рюкзак, дарулар һәм duty freeда алынган товарлар бар. Бер пассажирга кулдагы минималь йөк 5 киолограммнан артмаска тиеш.

Россия транспорт министры Максим Соколов сүзләренчә, авиакомпанияләргә йөксез кайтарылмый торган билетлар сату мөмкинлеге бирүне рөхсәт иткән канун нигезендә, компания авиабилетлар бәясен 20 процентка кадәр киметкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading