16+

Самолетка смартфон буенча кертә башлыйлар

Киләсе елда Россиядә самолетка смартфон буенча кертә башлаячаклар.

Киләсе елда Россиядә самолетка смартфон буенча кертә башлаячаклар.

Аэропортларда кәгазь талоннарны смартфоннар алыштырырга мөмкин. Пассажирларның кәгазь билетларында тикшерү узулары турында штамп куелганмы-юкмы икәнлегенә игътибар итәчәкләр. Россия аэропортларында әлеге башлангычны хуплаганнар. Аларның кайберләре электрон талоннарны эшкәртү өчен турникетлар урнаштырган инде. Бу яңалык пассажирларны очкычка утырту вакытын һәм авиакомпанияләрнең чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading