16+

Санитар табиб: маска режимы ким дигәндә 2021 елның мартына кадәр гамәлдә булачак

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, республикада битлек режимы ким дигәндә 2021 елның мартына кадәр гамәлдә булачак.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, республикада битлек режимы ким дигәндә 2021 елның мартына кадәр гамәлдә булачак.

"Без гражданнарның йомшаклыгын, тынычланып калуын күрәбез, дигән идек инде. Һәм, кызганычка каршы, бу хәл әле дә күзәтелә. Һәм менә сәүдә объектларында һәм транспортта кертелгән маска режимын  катгый контрольдә тоту буенча кертелгән чаралар чыннан да акланган һәм алар гамәлдә булырга тиеш ", - диде Авдонина.
Аның сүзләренә караганда, маска кимәгән өчен штрафлар акланган: «Без битлек режимын гамәлдән чыгармыйбыз, әлегә бездә кискен вируслы респиратор инфекцияләр күтәрелү чоры тәмамланмый, ә бу, кагыйдә буларак, март ахырына кадәр дәвам итәчәк».

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading