16+

«Санта-Барбара» сериалында Си Си Кэпвелл ролен башкарган актер вафат

Питер Марк Ричман 93 яшендә вафат булган...

Питер Марк Ричман 93 яшендә вафат булган...

«Санта-Барбара» сериалында Си Си Кэпвелл ролен башкарган актерларның берсе Питер Марк Ричман 93 яшендә вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, ул Вудленд-Хиллз шәһәрендә үзенең йортында картлыктан үлеп киткән.

Ричман «Черная орхидея», «Альфред Хичкок представляет», «Голый пистолет 2 ½: Запах страха», «Дикий, дикий запад», «Агенты А.Н.К.Л.», «Миссия невыполнима» һәм башка фильмнардагы рольләре аша таныш. «Санта-Барбара», «Династия», «Беверли-Хиллз 90210» һәм «Звездный путь» сериалларындагы рольләре дә популяр иде.ре».

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading