16+

Сайлау турындагы 3 сорауга ҖАВАП

Россия Президентын сайлауга әзерлек эшләре дәвам итә. 31 гыйнвардан Россиядә сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза кабул итү башланды. Яшәү урыны буенча сайлау участокларында тавыш бирү хокукына ия барлык гражданнарның исемлеге булдырылачак. Теркәлү урыны буенча сайлау участогына килә алмаганнар тавыш бирүнең яңа механизмыннан файдалана ала.

Россия Президентын сайлауга әзерлек эшләре дәвам итә. 31 гыйнвардан Россиядә сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза кабул итү башланды. Яшәү урыны буенча сайлау участокларында тавыш бирү хокукына ия барлык гражданнарның исемлеге булдырылачак. Теркәлү урыны буенча сайлау участогына килә алмаганнар тавыш бирүнең яңа механизмыннан файдалана ала.

– Кеше командировкада, ялда, башка шәһәрдә булырга, авырып китәргә мөмкин. Төрле сәбәпләр аркасында 18 март көнне теркәлү урыны буенча сайлау участогына тавыш бирергә бара алмаган кешегә, борчылырга кирәкми. Сайлаучы кеше теләсә кайсы участоктан тавыш бирә алачак. Моның өчен паспорт белән яшәү урыны буенча сайлау участогына барып алдан гариза тапшыру кирәк”, – ди Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Гаризалар кабул итү 12 мартка кадәр кабул ителәчәк. Бүгенгә 28 кеше гариза тапшырырга өлгергән дә инде. 25 февральдән исә гаризаны яшәү урыны буенча гына түгел, теләсә кайсы сайлау участогына да тапшырырга була. Бу бигрәк тә теркәлү урыны булмаганнарга, туристлар өчен мөһим. Моны күздә тотып, чит ил кешеләре күпләп яшәгән Универсиада авылында, Иннополиста гариза кабул итүнең өстәмә пунктларын булдырганнар.

18 март көнне кайда булачагын хәзердән үк төгәл әйтә алмаучылар, көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, 12 марттан соң да махсус гариза тапшыра ала.
 
Яшәү урыны буенча тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалану өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» интернет-порталы аша онлайн режимыннан да файдаланырга мөмкин. Гаризаны бары бер генә тапкыр тапшырырга була.  

Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, Үзәк сайлау комиссиясенең төп максаты – сайлаучыларны теркәү, һәр кешегә сайлаулар турында мөмкин кадәр җентекле мәгълүмат җиткерү, һәм закон нигезендә тавышларны санау. Татарстанда барлыгы 3 меңгә якын сайлау комиссияләре булдырылган. Сайлаучылар мең кешедән арткан очракта, участокларны камералар белән җиһазлау каралган. Республикада шундый 940 сайлау участогы санала.

Сайлау турында өч сорау:

1. Үзеңнең сайлау участогыңны каян белергә?
– Россия һәм Татарстанның Үзәк сайлау комиссияләре сайтларыннан (www/cikrf.ru) “Үз сайлау участогыңны эзләп тап” сервисы аша һәр кеше тиз арада кайда тавыш бирергә кирәклеген белә ала. Бу хакта Үзәк сайлау коммиссиясенең бердәм телефоны – 8800 707 2018 номеры аша да белергә була.

2. Яшәү урыны буенча сайлау участогына килә алмаганда алдан гариза тапшыру күп вакытны аламы? Ни өчен килә алмавыңның сәбәбен күрсәтергә кирәкме?
– 2018 елның 18 мартында яшәү урыны буенча тавыш бирә алмыйсыз икән, моның сәбәбе мөһим түгел, бары алдан гариза тапшырырга гына кирәк. Анда  тавыш бирергә планлаштырылган сайлау участогын күрсәтү соралачак. Бу процесс якынча биш минут вакытны ала.

3. Әгәр дә кеше йөри алмый, авырый икән, ул өйдән генә сайлый аламы?
– Төрле объектив сәбәпләр аркасында кеше бердәм тавыш бирү көнендә үзенең сайлау участогыңа барып тавыш бирә алмый икән, әйтик, хәле юк, авырып киткән, инвалид, йөри алмаучы өлкән яшьтәге кешеләр, бу хакта алдан хәбәр итәргә тиешләр. Бары нигезле сәбәпләре булганнарга гына өйдән тавыш бирү рөхсәт ителә. Өйдә тавыш бирүче янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килә, алар сайлаучыга бюллетень бирә, аннары тутырылган, имзаланган документны күчерелмә әрҗәгә сала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading