16+

Сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясаячаклар

Бу хакта бүген журналистлар белән узган матбугат очрашуында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Бу хакта бүген журналистлар белән узган матбугат очрашуында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

“Казанда барлыгы 459 сайлау участогы эшләячәк. Алар 249 адрес буенча урнашкан. Бу – балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка административ биналар. Күбесендә, ягъни 205 адрес буенча вакцинацияләү пунктлары булачак. Сайлауга килгән һәркемгә прививка ясатырга киңәш итәбез. Килүчеләрне медицина хезмәткәрләре тикшерәчәк. Бу – поликлиникаларда чиратта утырмаска мөмкинлек бирә, бик уңайлы ысул”, - диде Владимир Жаворонков. 

Аның сүзләренчә, Казанда өч атна дәвамында метро станцияләре янында вакцинацияләү пунктлары эшләячәк. “Казан халкы прививканы үзенә уңайлы вакытта ясата ала, чөнки әлеге пунктлар һәр атнада төрле вакытта эшләр дип көтелә. Әйтик, беренче атнада көннең беренче яртысында, ә икенче атнада көннең икенче яртысында килергә мөмкин”, - диде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта республикада грипп йоктыру очраклары ачыкланмаган. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading