16+

Сайлауларга телеграм-бот та кушылды!

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү участогын эзләү буенча Россиядә беренче телеграм-ботка старт бирде.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү участогын эзләү буенча Россиядә беренче телеграм-ботка старт бирде.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе "Минем сайлау участогым" исемле чат-ботны тәкъдим итте. Ул үз участогыңны Telegram мессенджеры аша табарга ярдәм итә. Бу - Россиядә беренче мондый сервис һәм ул бары тик республикада яшәүчеләр өчен генә каралган. Татарстанлылар аның мөмкинлекләре белән бүгеннән үк файдалана ала, моның өчен әлеге сылтама аша керергә кирәк: https://t.me/my_cikrt_bot.

Telegram социаль челтәре юкка гына сайланмаган. Үзәк комиссиядә аңлатуларынча, әлеге мессенджер смартфон кулланучылар арасында иң популяр кушымта булып санала. Якын арада Тelegram кулланучылар саны тагын да артыр, дип фаразлана. 18 июньдә Россиядә әлеге мессенджер белән эшләү буенча барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды.

- Цифрлы технологияләр өлкәсендә Татарстанны алдынгы төбәк дияргә була. Узган атнада Роскомнадзор Россиядә Telegram сервисын тулысынча эшләтеп җибәрде. Ә бүген исә без республика халкына аны тавыш бирүдә кулланырга тәкъдим итәбез. Моның өчен махсус белемгә ия булу кирәкми, вакытны да күп алмый. Барысы да аңлатып язылган, - дип аңлатты Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Сервис виртуаль аралашу принципы белән эшли. Бот кулланучыны сәламләгәннән соң, якындагы сайлау участогын табарга ярдәм итә. Моның өчен шәһәр белән урам исемен язарга кирәк. Әйтик, Казан, Тынычлык. Аннан соң система тавыш бирү өчен якындагы участокларны тәкъдим итәчәк. Адресы күрсәтелгән участок төймәсенә баскач, кулланучы сайлау комиссиясенең адресы һәм телефоны, тавыш бирү бинасы турында тулырак мәгълүмат алачак. Шунда ук сайлау участогына бару өчен кирәкле маршрут яки автобус та тәкъдим ителә.

- Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү чорында чат-бот актуаль технологик чара булачак. Элегрәк сайлау участогын онлайн эзләү мөмкинлеге Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайтында гына бар иде. Ләкин әлеге система төгәлрәк мәгълүмат таләп итә. Telegram белән уңайлы - шәһәр һәм урам исемен язу гына сорала. Участок буенча мәгълүматны теләсә кайсы вакытта белергә мөмкин, чөнки чат-бот һәрвакыт элемтәдә, - ди Кондратьев. - Без барыбыз да һәрвакыт смартфон белән кулланабыз, мессенджерларда аралашу - тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Әлеге бот тавыш бирү атнасында гражданнар өчен менә дигән ярдәмче булыр, дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading