16+

Җәйге кафелар гөл-чәчәктә булырга тиеш

Казанда киләсе җәйдә муниципаль территория­ләрдә сезонлы сәүдә оештыру өчен 511 урын билгеләнгән. Җәйге сәүдә сезоны май-сентябрь айларын колачлый.

Казанда киләсе җәйдә муниципаль территория­ләрдә сезонлы сәүдә оештыру өчен 511 урын билгеләнгән. Җәйге сәүдә сезоны май-сентябрь айларын колачлый.

Кафеларда һәм җәйге верандаларда җәмәгать туклануы тәкъдим ителә, ә чатырларда үсентеләр, бакча культуралары сатыла. Шулай ук күчмә фотолабораторияләр, аттракционнар, туңдырма сату арбалары булачак.

- Казанда сәүдә челтәре киң, ләкин халыкка тагын да уңайлы булсын өчен, җәйге урам сәүдәсенә дә зур әһәмият бирелә. Паркларда да сәүдә оештыру уйланыла, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов «Казан» агросәнәгать паркында эшмәкәрләр белән очрашуда.

Җәйге сезонда, ягъни биш ай дәвамында сәүдә урынын арендалаган өчен түләү алдан ук тулы күләмдә башкарыла. Айдан-айга түләп бару рөхсәт ителми. Сезон тәмамлангач, шәхси җир кишәрлегендә булмаган модуль кафелар, чатырлар киредән сүтелергә тиеш.

Башкала мэры Илсур Метшин башлангычындагы «Чәчәк атучы Казан» проектын искә төшереп, Иван Кузнецов эшкуарларны үзләренең җәйге кафеларын чәчәкләр белән бизәргә чакырды.

- Аукционда кем дә булса: «Урынны сиңа бушатам», - дип көндәшеннән астыртын рәвештә акча кысса, бу факт шунда ук прокуратурага тапшырылачак. Аукционда законнар катгый сакланачак. Сезонлы сәүдә шулай ук кагыйдәләргә нигезләнеләчәк. Рөхсәтсез рәвештә һәм теләсә кайда сәүдә итүченең җиһазлары, чатыры сүтеп алыначак. Мондый кырыс чикләү бакчаларында үстерелгән продукцияләрен сатучы әбиләргә, пенсионерларга кагылмый, - диде ул.

Сезонлы сәүдә максатыннан 31 урын сатып алынган инде. Аукционның чираттагылары 17 һәм 22 мартларда үткәреләчәк. Анда теләкләре булган юридик затлар һәм физик затлар катнаша ала. Башта www.zakazrf.ru электрон адресы буенча теркәлү зарур. Аукционнарның кайчан үткәрелүе турындагы мәгълүматлар Казан шәһәре башкарма комитеты җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының kzio.kzn.ru сайтында биреп барыла.

Кызыксындырган сораулар белән Казан шәһәре башкарма комитетының куллану базары комитетына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Телефоннар: ­(843) 299-16-83, (843) 299-15-15.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading