16+

Сәүдә үзәгенә кил, диктант язарбыз!

2021 елның 10 апрелендә “Тоталь диктант” халыкара акциясе узачак. 70ләп ил һәм 1 меңнән артык шәһәрдә яшәүчеләр рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү максаты белән диктант язачак.

Сәүдә үзәгенә кил, диктант язарбыз!

2021 елның 10 апрелендә “Тоталь диктант” халыкара акциясе узачак. 70ләп ил һәм 1 меңнән артык шәһәрдә яшәүчеләр рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү максаты белән диктант язачак.

“Быел без икенче тапкыр “Тоталь диктант” язачакбыз. 2020 елның апрель аенда узачак диктант октябрьгә күчерелгән иде. Узган акциядә 11534 кеше катнашты, аларның өчтән бер өлеше татарстанлы булды. Быел акциядә катнашырга теләүчеләр ике тапкырга артыграк. Шул исәптән 5 меңнән артык казанлы диктант язарга теләк белдерде. Гаризалар әле дә кабул ителә”, - ди ТР Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская.

Диктантның авторы — язучы, радиода алып баручы, журналист, сценарист, «Метро 2033», «Метро 2035» һәм «Текст» бестселлерларының авторы Дмитрий Глуховский. Ул әлеге акция өчен махсус хикәя язган. Текст хатын-кызларның үз максатларын тормышка ашыру темасына багышланган. Язылган текст мотивлары буенча кыска метражлы фильм төшерелгән, ул барлык мәйданчыкларда да диктант башланыр алдыннан күрсәтеләчәк.

Татарстанда диктант барлык шәһәр һәм районнарда 400гә якын мәйданчыкта үтәчәк. Казанда төп мәйданчыклар: А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты.

"Хәтта сәүдә үзәкләрендә дә диктант язу мөмкинлеге булачак. Кибетләрдә йөргән кешеләргә диктант язарга тәкъдим итәчәкләр. Бу аң-белемгә якынаерга менә дигән мөмкинлек”, - ди “Тоталь диктант” халыкара акциясенең төбәк координаторы Вячеслав Шаталов.

Диктантны Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең әйдәп баручы экспертлары, укытучылар һәм филологлар тикшерәчәк.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading