16+

Серблар килә, ә коронавирусны көтмибез

Татарстанга бүген кич Сербия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары җитәкчелегендә зур делегациянең килеп төшүе көтелә. Казанда 5 мартта Россия-Сербия хөкүмәтара комиссия утырышы узачак.

Серблар килә, ә коронавирусны көтмибез

Татарстанга бүген кич Сербия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары җитәкчелегендә зур делегациянең килеп төшүе көтелә. Казанда 5 мартта Россия-Сербия хөкүмәтара комиссия утырышы узачак.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бу хәбәрне Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта сөйләде. Сербия делегациясе составында тышкы эшләр, авыл хуҗалыгы, урман һәм су хуҗалыклары министрлыклары җитәкчеләре бар.

- Соңгы 6 елда Татарстан белән Сербия арасындагы сәүдә әйләнеше 101,5 миллион долларны тәшкил итә, шулардан - экспорт 94 миллион доллар, ә импорт 7,4 миллион доллар. Татарстан Президенты Сербия делегациясен Казан Кремлендә кабул итәчәк. Автотөзелеш, нефть-химия, автомобиль өлешләре җитештерү өлкәләрендә, шулай ук инновацион технологияләр, медицина һәм фармацевтика тармакларында хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү турында сөйләшү була. “КАМАЗ” җәмгыяте 2010 елдан бирле Сербиягә 50 “КамАЗ” машинасы һәм запас частьләр җибәргән, Казан вертолет заводы узган ел 3 вертолет саткан. Үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре әле тулысынча ачылып бетмәгән, - диде Лилия Галимова.

Тагын коронавирус турында

Республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә коронавируска каршы Татарстан штабы эшли. Шушы штаб башлангычында республикадагы предприятиеләргә ОРВИ ягъни тын юллары авыруларына һәм вирусларга каршы тору искәрмә-китапчыклары (памятка) таратыла.

- Профилактика чараларына игътибар көчәйтелде. Шәхси гигиенага әһәмият бирү, кулларны сабынлап юу, җәмәгать транспортыннан чыккач гигена салфеткасы белән кулларны сөртү зарур. Сәламәт кешеләргә маска-каплагыч белән йөрү мәҗбүри түгел, ә авыру кешенең авыз-борынын маска белән каплавы хәерле, чөнки вирус башкаларга да йогачак. Аллага шөкер, бездә короновирус таралуы күзәтелми, шунлыктан, колачлы дизенфекция чаралары үткәрү ихтыяҗы юк, - дип өметләндерде Лилия Галимова.

Бәйрәм белән!

Форсаттан файдаланып, Лилия Галимовадан 8 мартка карата мөнәсәбәте белән кызыксынып сорау бирдем.
- Халыкара хатын-кызлар көне, әлбәттә, күңелле бәйрәм. Яхшы хәбәрләр генә килеп торсын иде. Гаиләләргә ярдәм, башка социаль мәсьәләләрдә эшлисе эшләр бар әле. Барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән котлыйм! Минем инде 8 март хезмәт урынында узачак, - дип җавап кайтарды ул.
 

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading