16+

Сергей Павлик: «Кан басымы 90га60 ка хәтле төште, хәлем китте...»

Сергей Павлик китәргә җыена?

Сергей Павлик: «Кан басымы 90га60 ка хәтле төште, хәлем китте...»

Сергей Павлик китәргә җыена?

Көрәш буенча Россия чемпионатында 10 үлчәү авырлыгында Татарстаннан 8 көрәшче алтын медаль яулады. Матур чыгыш ясадылар. Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз! Азактан 130+ үлчәү авырлыгында Татарстан көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов белән Калуга өлкәсе өчен чыгыш ясаган Сергей Павликның көрәшеп тормавын “Ш.К.” укучыларына алдан хәбәр иткән идек инде. Ранисның җиңүе өчен без, татарстанлылар, әлбәттә, сөендек. Шул ук вакытта Сергейның сәламәтлеге өчен дә борчылмадык түгел. Чемпионат җиңүчеләре бүләкләнгәч, Сергей белән сөйләшеп алдык. 

- Сергей, көрәшмичә генә “бирелдең”. Сәламәтлегең белән бәйләп аңлаттылар. Ни булды?
- Кан басымын 90га60 ка хәтле төште, хәлем китте. Болай түбән булганы юк иде, аңламадым... Аннары, аяк та үзен сиздерде, элеккеге җәрәхәтләр “уянды”. Шуңа көрәшеп тормыйча җиңелдем. Россия чемпионатларында ун тапкыр җиңү яулаганым булды. Соңгы мәртәбә 2021 елда оттым. 2022 елдан башлап җиңә алганым юк. Сәбәбе – аяктагы җәрәхәтләр. 2023 елда да шул ук сәбәп белән ота алмадым. Ул чакларда да Ранис Гыйләҗетдинов белән туры килдек.

- Бүләкләүләре ярыймы соң?
- Әллә ни күп түгел инде... II урын яулаганга, 20 мең сум бирделәр. 

- Сергей, соңгы вакытларда нинди эшләрдә кайныйсың?
- Әлегә бер эш белән дә мәшгуль түгелмен. 

- Хәзер нинди планнар?
- Күңелгә, әллә көрәшкә нокта куяргамы икән, дигән уйлар да килә... Ни дисәң дә, 37 яшь бит миңа. Шулай да, Сабантуйларда көрәшергә өмет бар анысы. Хәзер ял итәчәкмен, бераз дәвалану процедуралары алачакмын. Тернәкләнергә кирәк. 

- Сәламәтләнүеңне теләп калабыз, Сергей. Җәрәхәтләрсез көрәшергә насыйп булсын. 

Лилия ЙОСЫПОВА. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading