16+

Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобта Сергей Безруков та катнашты

Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.

Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.

Актер Сергей Безруков «Без Тукайны укыйбыз» дигән флешмобта катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә урнаштырган видеода ул «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый.

Өзекне укыр алдыннан Безруков Россиянең күпмилләтле ил булуын, анда яшәүче һәр халыкның үз язучыларын һәм шагыйрьләрен онытмавын, хөрмәтләп искә алуын билгеләп үтте.

«Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә гомер итүче халыклар — зур һәм дус гаилә ул», — дип искәртте актер.

Флешмоб бөек татар шагыйренең тууына 135 ел тулуга (ул 26 апрельдә билгеләп үтеләчәк) багышланган. Онлайн-чараны үткәрү инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм блогерларны анда катнашырга чакырды.

http://tatar-inform.tatar

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading