16+

Шахтерлар Сабан туеннан Чаллы көрәшчеләре машина алып кайта

Милли көрәштә батыр калучыга Татарстан Президенты исеменнән автомобиль китерелде.

Шахтерлар Сабан туеннан Чаллы көрәшчеләре машина алып кайта

Милли көрәштә батыр калучыга Татарстан Президенты исеменнән автомобиль китерелде.

Кемеровода узган Шахтерлар сабантуенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов батыр калды.

Батырга машина ачкычын ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

Халыкара шахтерлар сабантуеның ат чабышы Кемерово губернаторы призына булып, җиңүчегә машина бирелде. Ә милли көрәштә батыр калучыга Татарстан Президенты исеменнән автомобиль китерелде.

«Мин бирегә җиңәргә дип килдем. Көрәш белән 10 ел шөгыльләнәм. Бу — алтынчы тәкә алуым», — диде Рамис Гыйләҗетдинов.

Ике көн дәвамында Кузбасста Халыкара шахтерлар сабантуе үтте, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading