16+

Шамил Хамматов Казанга профессионал булмаган артистлар сайларга килә

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче мәртәбә профессионал булмаган артистка уйнау мөмкинлеге биреләчәк.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче мәртәбә профессионал булмаган артистка уйнау мөмкинлеге биреләчәк.

"Халык театры" Бөтенроссия талантлар конкурсы кысаларында, артистларны Шамил Хамматов сайлап алачак.

Бала чакта кем генә артист булырга хыялланмый? Шундый хыялый кешеләр өчен бу проект – менә дигән мөмкинлек! Инде быел ук Россия театрлары сәхнәләрендә яңа исемнәр барлыкка киләчәк.
Конкурс бер үк вакытта Казанда һәм Россиянең тагын җиде шәһәрендә уздырыла. Камал театрында кастинг 8-9 октябрьдә була. Кастингның махсус кунагы - Шамил Хамматов («Современник» театры артисты; кинодагы рольләре: «БИХЭППИ», «Выжить после»).
  "Халык артисты" конкурсы финалистлары күптәнге хыялларын тормышка ашыра алачак: аларга профессионал артистлар белән бер спектакльдә уйнау мөмкинлеге биреләчәк.
  Конкурста катнашу өчен артист белеме кирәк түгел, бары театрны ярату һәм иҗат итү теләге дә җитә. Татар телен белү мәҗбүри шарт булып тора.

Кастинг нәтиҗәләре буенча жюри биш кешене сайлап ала. Алга таба алар белән әйдәп баручы сәнгать осталары һәм артистлар репетицияләр үткәрә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр театрда бер җиңүче сайлап алына. Ул театр труппасы белән бергә зур сәхнәдә берәр спектакльдә уйнау мөмкинлегенә ия була. Әлеге бәхет экспертлар тарафыннан иң күп тавыш җыючыга елмаячак.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading