16+

Шамил Усманов урамындагы мәктәптә кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Ни булган?

Шөкер, беркем дә зыян күрмәгән.

Шөкер, беркем дә зыян күрмәгән.

Шамил Усманов урамындагы 65нче мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлаган, дип сөйләгәннәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичке сәгать алтыда мәктәптә янгын сигнализациясе эшли башлау турында хәбәр алынган, янгын сүндерүчеләр шунда ук вакыйга урынына барган.

Бу вакытта бинада укучылар булмаган инде, мәктәптә ата-аналар җыелышы бара торган була. Ата-аналар һәм мәктәп персоналыннан 20 кеше махсус хезмәтләр килгәнче урамга үзләре чыгып киткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, беренче кат вестибюлендә кыска ялганыш булган, янгын чыкмаган. 

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading