16+

Шапшакларга рәхәт замана килде: чүп-чар туфракка яки сулыкларга зыян китермәсә, штраф түләтмиләр

Кече һәм урта предприятиеләр үзләренең территорияләрендәге чүп-чарны капка яки ишек төпләренә чыгарып бушатса, аларга бернинди штраф салынмый икән. Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Фаяз Шакиров, әгәр чүп-чар туфракка яки сулыкларга зыян китерә торган булмаса, дөрестән дә, башта кисәтү генә ясала, кече предприятие 5-10 көн эчендә кимчелекне бетерми икән, штраф түләттерелә, – дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конферециясендә.

Быел республикадагы кече бизнес вәкилләре үзләренә шапшаклыклары өчен салынырга мөмкин булган биш миллион сум гомүм исәптәге штрафтан котылып калган. Бу барлык административ эшләрнең 20 проценты.

– Россия Президенты кече һәм урта предприятиеләрне “төрле тикшерүләр белән артык бимазаламаска” чакырды. Планлы тикшерүләр дүртенче категориягә керә торган юридик затларга карата, гомумән, үткәрелми. Мисал өчен, дүртенче категориягә кибетләр, офислар һәм башка кече предприятиеләр керә. Экология таләпләрен тупас бозулары турында халыктан шикаять алынган очракта гына тикшерү оештырыла, – диде Фаяз Шакиров.

Хуҗалык эшчәнлеге алып баручыларга мондый иркенлекне 2016 елның 21 декабрендә Россия Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы раслаган “Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә реформа” программасы тудырган. Реформа 2025 елга башкарып бетерелергә тиеш. Татарстанда реформалар төбәк контролендәге җиде төрдәге эшчәнлеккә кагыла. Мәсәлән, ветеринария торышына, торак-коммуналь хуҗалыкка, өлешле төзелешкә күзәтчелек.

Экология министрлыгы реформаның экология күзәтчелегенә кагылышлы бурычларын гамәлгә ашырырга керешкән инде. Республикадагы предприятиеләр табигатькә зыян салу ихтималы буенча дүрт категориягә бүленгән. “Татнефть”, “Органик синтез” кебек җәмгыятьләр – беренче категориядә. Алар федераль буйсынуда. Калганнары – безнеке, ләкин, аларга да башта кисәтү генә ясарга тиешле булабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading