16+

«Шереметьево» аэропортында фаҗигагә очраган самолет Башкортстанның халык шагыйре исемен йөрткән

Мәскәү янындагы Шереметьево аэропортында фаҗигагә очраган очкыч Мостай Кәрим исемен йөрткән.

«Шереметьево» аэропортында фаҗигагә очраган самолет Башкортстанның халык шагыйре исемен йөрткән

Мәскәү янындагы Шереметьево аэропортында фаҗигагә очраган очкыч Мостай Кәрим исемен йөрткән.

Бу хакта "Башинформ"га сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
"Аэрофлот" компаниясенең "Superjet 100" самолетына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим (1919-2005) исеме республиканың элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитов инициативасы белән, 2017 елда бирелгән булган.  

Очкыч исемен үзгәрткәннән соң, аның беренче пассажирлары исемлегендә шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов булган.  

Очкычның озынлыгы 29,9 метр, канатлары 27,8 метр, крейсер тизлеге 840 км/сәг, ә максималь һавага күтәрелеше 12,2 чакрым тәшкил иткән. Аның ике турбореактив двигателе бар һәм очкыч 2400 чакрым юл узарга сәләтле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading