16+

Шигърият фестивале ачылды

Халыкара төрки шигърият фестивале моннан 23 ел элек Төркиянең Бурса шәһәрендә уздырыла башлады.

Халыкара төрки шигърият фестивале моннан 23 ел элек Төркиянең Бурса шәһәрендә уздырыла башлады.

Шул чагында аны ике елга бер мәртәбә үткәрергә дигән карарга киләләр. Башкалабызда уза торган унберенче фестивальдә 20 республикадан шагыйрьләр җыелды.Фестиваль кайсы гына илдә үтсә дә, шул җирлекнең шагыйрьләрен искә алу гадәте бар. Быелгысы Гаяз Исхакый белән Дәрдмандны искә алуга багышланды.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында фестивальне Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан ачып җибәрде. Әлеге чара шагыйрьләргә бер-берсе белән аралашырга шигырьләрнең милли үзенчәлекләре турында сөйләшергә мөмкинлек тудырды.

Фестиваль Төркия кунаклары чыгышы белән башланып китте. Казан ул - шагыйрьләр каласы. Татарстанда туган Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Сәгадәт Чыгатай кебек күренекле шәхесләр безнең әдәбиятны үстерүгә дә өлеш керттеләр, дип тикмәгә генә сөйләми алар.

Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина элемтәләрне ныгытуда фестивальнең әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул төрки халыкларның әсәрләре татарчага тәрҗемә итеп чыгарылуын әйтеп узды. Мәсәлән, Тукайның 130 еллыгына аның шул сандагы шигырен Фатих Котлу төрек теленә тәрҗемә итеп бастырырга ниятли. Ә татар телендә Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов кебек шагыйрьләрнең китаплары дөнья күрде.

Чыгышлар күптөрле иде. Һәркайсының максатлары, әйтергә теләгән фикерләре уртак булуы сизелеп тора.
Фестивальдә катнашучылар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән танышачак. Программада Болгарга сәяхәт итү дә каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading