16+

Шигырь укучыларны җыялар

«Счастливые истории» хәйрия фонды быел да «Менә дигән укулар» дип исемләнгән проект өчен волонтер шигырь укучыларны җыя.

«Счастливые истории» хәйрия фонды быел да «Менә дигән укулар» дип исемләнгән проект өчен волонтер шигырь укучыларны җыя.

Бу проект инде 2015 елдан бирле гамәлдә. Максаты – балаларны социумга яраклаштыру, иҗади талантларын үстерү, аралашу.

Әлеге проект кысаларында, волонтерлар республиканың балалар хастаханәләрендә, физик яктан мөмкинлекләре чикле Казан мәктәпләрендә ятим балалар өчен атнасына ике-өч тапкыр шигырьләр укыячак. Бәйгедә әлеге проектка битараф булмаган, олы йөрәкле, дикциясе яхшы булган 25 яшьтән узган һәркем катнаша ала.
Заявкалар 28 февральгә кадәр кабул ителә. Шигырь укучыларны 6 мартта тыңлап караячаклар. Конкурста катнашучылар укыячак әсәреннән өзек өйрәнергә тиеш булачак. Әсәрләрне сайлауда катгый таләпләр юк, шул ук вакытта аларның 6-17 яшьлек балалар өчен икәнен дә онытмаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading