16+

Шәхси вертолет һәлакәткә юлыккан. Үлүчеләр бар...

Бер кеше - һәлакәт урынында, икенчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлгән...

Бер кеше - һәлакәт урынында, икенчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлгән...

Башкортстанның Благовещен районында шәхси вертолетны авария хәлендә утырту нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
"Бер кеше - һәлакәт урынында, икенчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлгән", - дип аныкладылар ведомствода. Борттагы янә бер кеше җиңел җәрәхәтләр алган һәм госпитализациядән баш тарткан.
Ачыклануынча, 7 гыйнварга каршы төндә Благовещен районында Карагайкүл тавылыннан 4 километр ераклыкта "Eurocopter AS350" вертолеты һәлакәткә тарыган. Ул Уфадан Нуриман районындагы Павловка авылына очкан.

Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading