16+

Шәмәрдән егетен эзлиләр. Ни булган?

«Авыл буйлап ау мылтыгы тоткан яшь егет йөри. Бөтенесен атып үтерәм, дигән, имеш».

«Авыл буйлап ау мылтыгы тоткан яшь егет йөри. Бөтенесен атып үтерәм, дигән, имеш».

«Авылдашлар күргән, сак булыгыз. Балалар мәктәптә, классларына кереп бикләнгән. Авыл тулы полицейскийлар, шул егетне эзлиләр, куркып утырабыз», Сабаның Шәмәрдән авылының ватс аптагы чатында иртән әнә шундый хәбәр тарала. Болай да җанөшеткеч хәбәрләрдән өркеп беткән авыл халкы урамга чыгарга курка башлаган. Кем баласы икән бу, дип пышылдаша да башлаганнар. Соңрак, бар сабалыларны куркуга салган егетнең кемлеге дә мәгълүм була.

Баксаң, 19 октябрь кичендә Шәмәрдәндә яшәүче 2001 елгы Иса Рөстәм улы Ильясов өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган икән. Бүгенге кадәр якыннары аның хакында берни дә белми. Әтисе улының югалуы хакында полициягә гариза язган. Социаль челтәрләрдә таралган утлы корал тотып йөрүче егет турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми, диделәр безгә Татарстан Эчке Эшләр министралыгының матбугат хезмәтендә. Тагын бер кат, республика халкына юк-бар, чынбарлыкка туры килмәгән хәбәрләр тарату өчен җаваплылык барлыгы турында искәртәсе килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading