16+

"Шомбай-фест"ны яратып киттеләр

«Әкият» татар дәүләт курчак театры тарафыннан оештырылган «Шомбай-фест» төгәлләнде. Фестиваль барган бер атна дәвамында алар тамашачыларның олысын-кечесен сихри әкият дөньясы белән әсир иттеләр.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры тарафыннан оештырылган «Шомбай-фест» төгәлләнде. Фестиваль барган бер атна дәвамында алар тамашачыларның олысын-кечесен сихри әкият дөньясы белән әсир иттеләр.

Илгиз Зәйнинең конкурстан тыш күрсәтелгән «Сак-Сок» бәетенә нигезләнеп язылган һәм үзе куйган спектакль тормышчан булуы һәм курчаклары белән истә калды. Анда курчакларны Чаллы курчак театры артистлары уйнатса, текстны камаллылар яңгыратты. Артистлар фестивальдә бер-берсенең иҗатлары, төрле алымнары белән танышты. Башка театрлар үткәрә торган фестивальләрдән аермалы буларак, биредә катнашучылар фестивальнең ахырына кадәр берсе дә таралышмады. Тәҗрибә туплады. Балалар жюрие оештырып, аларга зур ышаныч белдерү дә фестивальнең үзенчәлеге иде. 10 яшьлек Фәридә Шәрәфиева үз эшенә бик җаваплы караган.

- Фестиваль теләсә кайсы балага ошагандыр. Миңа Оренбур курчак театрының курчаклары бигрәк тә ошады. Алар күбрәк көлдерәләр, куркытмыйлар. Киемнәре ачык төстә. Күзләре янып тора. Без спектакльләрне балалар күзлегеннән карыйбыз бит, тәнкыйтьчеләр белән безнең фикерләр туры килмәскә дә мөмкин, -диде ул.
Ниһаять, артистлар көт­­кән мизгелләр якынлашты. Жюриның «Музыкаль би­зәлеш өчен» дигән махсус призына Симферополь академия курчак театры лаек булды. Белгородлылар «Актер эше» төрендә һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театрыннан Гүзәл Маннапова «Ханума» спектаклендә «хореография өчен» махсус бүләккә лаек дип табылды.

«Иң яхшы актерлар ансамбле» төренә - Чаллы курчак театры, «Иң яхшы актер эше»нә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисты Наталия Егорова лаек булды. «Иң яхшы режиссер эше» дип «Әкият» курчак театры баш режиссеры («Ханума» спектакле өчен) Илдус Зиннуров бәяләнде. «Иң яхшы спектакль»не белоруслар алып килгән булып чыкты. Чабаксар, Екатеринбург, Самара театрлары да бүләкләр белән кайтып китте. Кунакларның һәркайсы фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуына рәхмәтләрен ирештерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading