16+

Шомлы хәбәр: Әлмәт мәктәбендә атыш планлаштырыла

Бүген Әлмәт шәһәренең 25нче мәктәбен полиция хезмәткәрләре саклый. 

Бүген Әлмәт шәһәренең 25нче мәктәбен полиция хезмәткәрләре саклый. 

Кичә мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысына Казандагы дустыннан хәбәр килгән. Анда мәктәптә атыш планлаштырылу турында язылган. “Әлеге хәбәрдә  укучыларга мәктәптә бармаска кушыла. Имеш, иртәнге сәгать 10да мәктәптә корал белән киләчәкләр. Бу хәбәр ата-аналарга да, мәктәп директорына да килеп иреште”, - дип сөйләгән бер ана.

Әлмәт шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы әлеге факт буенча полициягә мөрәҗәгать иткән. “Чынлап та, бүген мәктәптә полиция кизү тора”, - дигәннәр мәктәптә. Бирегә хәтта Әлмәт мэры Тимур Нагуманов та барган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланын эче кэхаре токере,шушытынычлыкны бозган жанварга

    Мөһим

    loading
    2
    X