16+

Шәһәрдә төлкеләр: җирән ерткыч белән очрашканда үзеңне ничек тотарга?

Ерткыч белән очрашкан очракта, нишләргә?

Ерткыч белән очрашкан очракта, нишләргә?

Соңгы вакытта республикада төлкеләрнең  торак пунктларда күренү очраклары ешайды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрләргә һәм бистәләргә ерткыч җиңел азык табу мөмкин булганлыктан килеп чыга, азыкны исә ул чүплекләрдә, көнкүреш калдыкларын туплау урыннарында таба, шулай ук аны җиңел табыла торган хайваннар (кошлар, кимерүчеләр) дә җәлеп итә.
Шулай ук котыру чире дә төлкеләрнең торак пунктларга килү сәбәбе булырга мөмкин. Шул ук вакытта хайванның кешедән табигый куркуы юк. Хайванның йогышлы авырулы булуын түбәндәге билгеләр буенча аңларга була: үз-үзен тиешенчә тотмау, кеше каршында курыкмавы, тонык күз карашы, теле асылынып төшкән булу, алпан-тилпән йөрүе һәм күп итеп селәгәе агу.
Төлке белән очрашканда түбәндәге саклану чараларын күрергә кирәк:
- аның игътибарын җәлеп итмәскә;
- җанвар ягына таба бармаска;
- аның качып китүен көтәргә;
- акрын гына китеп барырга;
- әлеге хайванның кайда булуы турында шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.
Мөһим! Сәламәт төлке беркайчан да кешегә һөҗүм итми, киресенчә, аннан сакланырга тырыша. Аларны без үзебез генә котырта алабыз.
Тешләгән очракта, яраны антисептик белән эшкәртергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading