16+

"Шәһри Казан" газетасына язылып бүләкле булдылар

"Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр» бәйгесен игълан иткән иде.

"Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр» бәйгесен игълан иткән иде.

Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга, почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп түләргә тиеш булган.

Кичә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә әлеге акция буенча бүләкләр уйнатылды. Призлар арасында өч үтүк, өч блендер, йөз литр бензин алуга өч сертификат, ике тузан суырткыч, ике планшет, телевизор һәм төп приз — мотоблок бар иде. Мотоблок Арча районыннан Таһир Сәмигуллинга булды. Телевизорны Арча районыннан Гәүһәрия Гәрәева отты.

Шунысы куанычлы, бүләк ияләре арасында "Шәһри Казан" газетасына язылучыларыбыз да бар. Бу үтүк откан - Мамадыш районыннан Фирая Мингалиева. Ул инде ничә ел рәттән безнең тугрылыклы дустыбыз, авторыбыз. Икенче бүләк иясе  - Биектаудан Айгөл Фәттахова, ул планшетка ия булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading