16+

"Шәһри Казан" газетасының журналистлары да "Минем белән хыяллан" флешмобына кушылды

Флешмоб карантинда булган татарстанлыларга ярдәмгә юнәлтелгән

"Шәһри Казан" газетасының журналистлары да "Минем белән хыяллан" флешмобына кушылды

Флешмоб карантинда булган татарстанлыларга ярдәмгә юнәлтелгән

Бүген, 20 мартта, алдан язып киткәнебезчә, Бөтендөнья бәхет көне билгеләп үтелә. Әлеге дата кысаларында, Татарстан халкы карантинда булган кешеләргә ярдәм йөзеннән флешмоб оештырды.

Татарстанлылар Бәхет көненә берләштеләр, бер-берсен һәм карантинда торучыларны коронавируска каршы, елмаюлары белән теләктәшлек белдерделәр.

Бүгенге көндә республикада мәҗбүри карантинда 1000нән артык кеше исәпләнә, алар чит илдән кайткан. Ләкин кешеләр өметен өзмичә, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар.


Без «Шәһри Казан» газетасы редакциясе дә әлеге флешмобка кушылдык. Хәзерге вакытта "Шәһри Казан" журналистлары сәфәрдә. Бу юлы алар - Әлкидә. Бүгенге бәйрәм белән, аларның геройлары да барча республика халкын котлый һәм Әлкидән ялкынлы сәламнәрен юллап кала.

Әнә, Әлки районы Карга авылыннан 95 яшьлек Миңлегел әби Гафиятуллина оныкчыгы белән барыгызга да яхшы кәеф теләп калалар! "Бәхетле һәм озак яшәүнең сере - сабыр булуда", - ди Миңлегөл әби. Бик мәгънәле һәм актуаль сүзләр бу бүген.

Сүз уңаеннан, флешмобның инициаторы - «Минем белән хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты.

Флешмобта катнашучылар ярдәм сүзләре һәм #воВсе32, #мечтайсомной хештэглары белән фотосурәтләр урнаштыралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading