16+

«Шәһри Казан» журналистын җиңүе белән котлыйбыз!

Бүген журналистыбыз Алисә Шәрәфиева чираттагы җиңүе белән кайтты. Аның Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отряды эшчәнлеген яктырткан язмалары басма матбугат чаралары арасында иң яхшысы, дип танылды.

Алисәбезгә бүләкне журналист, продюсер, «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тапшырды.
- Бәйге барышында миңа бик күп язмалар белән танышырга туры килде. Язмаларының тирәнлеге, теманы үзенчәлекле итеп ача белүе белән нәкъ менә Алисә Шәрәфиева эшләре аерылып торды, - диде ул яшь журналистыбызны котлап.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда республика хезмәт отрядларының 55 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Биредә үк студентлар отрядының тарихын, истәлекле вакыйгаларын чагылдырган китап тәкъдим иттеләр.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????

    Мөһим

    loading