16+

«Шәһри Казан»ның бәйрәм иртәсе нидән башланды?

Бүгенге Татарстан матбугаты көне иртәсе редакторыбыз Гөлнара Сабированың ватсаптагы төркемдә җибәргән котлавын укудан башланып китте.

«Шәһри Казан»ның бәйрәм иртәсе нидән башланды?

Бүгенге Татарстан матбугаты көне иртәсе редакторыбыз Гөлнара Сабированың ватсаптагы төркемдә җибәргән котлавын укудан башланып китте.

Нәкъ 7:14 минутта "челтерәп" килеп төшкән котлауда мондый юллар бар иде: "Бәйрәм белән!!! Зур тиражлар, әйбәт геройлар, шәп язмалар, зу-у-ур гонорарлар, юмарт реклама бирүчеләр һәм иганәчеләр булсын безгә! "Шәһри Казан" - иң шәп газета һәм иң шәп коллектив! Без булдырабыз!!!"



Әлбәттә, хөрмәтле укучыларыбыз, безнең әлеге теләк-максатларга ирешүне сезнең ярдәм һәм теләктәшлектән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә алга таба да бердәм һәм бергә булыйк!



Ә барлык матбугат чарасында эшләүче коллегаларыбызны әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading