16+

Сәидә Мөхәммәтҗанова Истанбулга китәчәк

"Голос. Дети" проекты тәмам, Ә Сәидәбез бер урында тормый, төрле бәйгеләрдә Татарстан данын яклавын дәвам итә.

"Голос. Дети" проекты тәмам, Ә Сәидәбез бер урында тормый, төрле бәйгеләрдә Татарстан данын яклавын дәвам итә.

Әле менә шушы көннәрдә генә Сәйдә Мөхәммәтҗанова Орел шәһәрендә "Дельфийские игры" ярышларында "көмеш" медаль алып кайтты. Сәйдә «Соло милли җыр» номинациясендә чыгыш ясаган. Беренче турда кыз татар телендә "Күгәрчен", "Дала", "Кошлар" җырларын башкарган. Икенче турда исә Г.Тукайның "Бишек җыры"н һәм безгә таныш, үзәк телеканалыннан яңгыраткан "Су буйлап" җырын тәкъдим иткән. Сәйдә яше буенча бәйгедә иң кечкенәсе булса да, сынатмаган.

"Дельфийские игры" ярышларында Татарстаннан башкалар да катнашкан. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укучысы Александра Вайссбеккер "Скрипка" номинациясендә - "алтын" медаль, Илгиз Зәкиев "Академик җырлау" номинациясендә - "көмеш" медаль яулаган. Ольга Ерышова "Саксофон" номинациясендә һәм Айгөл Вәлиуллина ("Голос. Дети" проектында катнашучы) "Эстрада җыры" номинациясендә "бронза" медальгә ия булган.

9 майда исә Сәйдә Мөхәммәтҗанова Истанбулда узачак бишек җырлары фестивалендә катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading