16+

Сигез баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта 400 мең сум бирелә

Тукай районы фермерларына субсидияләр алырга булыша башлаганнар. Авыл фермерларына субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли.

Тукай районы фермерларына субсидияләр алырга булыша башлаганнар. Авыл фермерларына субсидияләр алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли.

Биредә эшмәкәрләргә документ җыюда булышалар, юридик яктан ярдәм итәләр. Үз хуҗалыгында күпләп мал тотучы авыл кешесе өчен «Мини-ферма» программасы – иң кулае. Әлеге субсидия мал торакларын яңартканнарга һәм яңартырга теләгәннәргә бирелә. 2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә арткан. Әйтик, сигез баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400 мең сум, биш баш сыерга исәпләнгән ферма төзегәндә, 200 мең сум акча дәүләттән кайтарыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading