16+

Синоптиклар "алтын" көз вәгъдә итә

Киләсе атнада безне нинди һава торышы көтә?

Киләсе атнада безне нинди һава торышы көтә?

Россиянең Европа өлешендә киләсе атнада антициклон хакимлек итәчәк, дип яза "РИА Новости" РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

Аның сүзләренчә, көчле антициклон яңа атна башында ук киләчәк. Дүшәмбе болытлы булса да, яңгырлар сирәк явар дип көтелә. 

Сишәмбе көн тагын да аязачак, чәршәмбе дә аяз һава торышы булачак. 

"Киләсе атнада безне кояшлы көннәр сөендерәчәк. Явым-төшемнәр күпкә азрак булачак",- дип фаразлары белән уртаклашкан синоптик.  

Көндез һава 10-12 градуска кадәр, ә төнлә 0-5 градуска кадәр җылыначак. "Кыраулар турында сүз бармый, әмма алар да булуы ихтимал",- диелә хәбәрдә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading