Юлларда көчле бозлавык саклана.
Иртәгә – 3 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, кар явачак, ә кайбер районнарда – буран чыгачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән томан фаразлана. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – -8..-13, көндез -7..-2 градус булачак.
Юлларда урыны белән бозлавык.
Комментарийлар