ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразы буенча, 7 ноябрьнең 18 сәгатеннән 8 ноябрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә.
Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр булуы фаразлана.
Көндез явым-төшем һәм юеш кар явуы бар. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, иртән һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 м/ска кадәр җитәчәк.
Көндез һава температурасы +3 +8˚булачак. Казанда көндез яңгыр явуы көтелә.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 8-13 м/ска кадәр җитәчәк, иртән һәм көндез урыны белән 15-18 м/с булачак. Көндез термометрлар баганасы +4 +6˚ күрсәтәчәк.
Комментарийлар