16+

Сиринә Зәйнетдинова: "Җырлыйм, ә үзем эчтән янам..."

Узган елның ноябрендә Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова әтисен югалтты.

Сиринә Зәйнетдинова: "Җырлыйм, ә үзем эчтән янам..."

Узган елның ноябрендә Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова әтисен югалтты.

Бүген җырчы әтисен искә алып, “Әтием кочагы” җырына төшерелгән клибы белән уртаклашты.

“Әти, житмисең жанга, синең киңәшләрең, “балам бар да яхшы була, борчылма, менә күрерсең бар да жайланыр” дигән сүзең җитми, әтием. Йөрәк әрнүләре аша җырларга, газиз халкымның рухын күтәрергә тырышам. Иртән күземне ачып, Сиринә төш кенә бит бу дип юату иртәсе булсын иде дә бит... Мин җырлыйм, ә үзем эчтән янам, сәхнәдә елмаям, сәхнә ардында уйга чумам… Әтием, урының оҗмахта булсын. Балаларыбызга, оныкларыбызга әтиле тормыш насыйп булсын, Раббым! Гаиләләр тулы булсын! Хатын-кызларны ир-ат терәгеннән аерма, Аллаһы Тәгалә!  

“Әтием кочагы” җырын сеңелләрем Гөлинәм һәм Илзирәм белән җырлыйбыз”, - дип язган Сиринә.

Сиринәнең әтисе турында сөйләгәнен язган идек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading